Минзәлә районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

10 февраьдә Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясау башланды.

Пациентларга привика ясар алдыннан гомуми практика табибы аларны карады. документлар имзаланганнан соң "Гам Ковид вак" вакцинасы ясалды. Социаль хезмәтләр алучыларга  привикадан соң үзеңне ничек тоту турында памяткалар өләшенде. Учреждениенең социаль хезмәткәрләре өлкән гражданнар белән әңгәмәләр уздыралар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International