Ни өчен индексацияләнгәннән соң минем пенсиям артмады? - РПФна 2021 елның 1 гыйнварында иминият пенсияләрен индексацияләгәннән соң шундый сораулар килә башлады.
Минзәлә районы Клиентлар хезмәтендә бәян ителгәнчә, эшләүче пенсионерларның пенсияләре индексацияләнә, әмма индексацияне исәпләмичә түләнә.
Моны ведомство сайтының Шәхси кабинетында тикшерергә була. Эшләүче пенсионерлар өчен анда пенсиядә эшләгән чорда түләнгән (индексацияне исәпләмичә) һәм хезмәт эшчәнлеген туктатканнан соң пенсионер алырга тиешле (индексацияне исәпләп) исәпләнгән мәгълүматлар чагыла.
Белешмә өчен.
Закон нигезендә пенсияләр һәм социал түләүләр түбәндәгечә индексацияләнә:
— 1 гыйнварда — иминият;
— 1 февральдә — социаль түләүләр;
— 1 апрельдә - социаль пенсияләр;
— 1 августта — эшләүче пенсионерларның пенсияләренә төзәтмәләр кертү.
.