Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта наркотик матдәләрне, психотроп матдәләрне һәм аларның аналогларын куллануга этәргән өчен җаваплылык турында Җинаять һәм Җинаять-процессуаль кодексларга төзәтмәләрне кабул итте. Россия Федерациясенең Наркотикларга каршы дәүләт сәясәте стратегиясе нигезендә, Дәүләт Думасының дүрт фракциясе депутатлары да төзәтмәләрнең авторлары булды.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары, "БЕРДӘМ РОССИЯ" фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина новеллага шәрехләмә бирде:
"Без кабул иткән төзәтмәләр Россия Президенты Владимир Путин Йөкләмәсе нигезендә интернет аша наркотиклар һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы тору максатыннан эшләнде.
Челтәрдә аноним һәм бернинди җәзасыз наркотикларны куллану пропагандасы алып барыла, аларны сатып алу мөмкинлекләре турында мәгълүматлар бирелә, кабйре наркотикларның куркынычсыз һәм зыянсыз булуы хакында уйдырмалар язалар.