Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә яңа автомобиль тапшырдылар

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

10 февральдә "Казан Экспо" күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә яңа автомобильләр тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов  авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләренә 2020 елда башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Минзәлә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре дә яңа Лада Нива автомобиле хуҗасы булдылар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә барлыгы 43 машина тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International