Статс-секретарь - Росреестр җитәкчесе урынбасары Алексей Бутовецкий эш сәфәре белән Татарстан Республикасына килде

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Татарстанда Алексей Бутовецкий ТР Премьер-министрының Беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин белән очрашты., шулай ук субъектның дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре белән эшлекле киңәшмәләр уздырды.

Килгән делегация составына шулай ук Хокукларны теркәү һәм кадастр учеты өлкәсендә методик тәэмин ителеш һәм анализлау идарәсе башлыгы Юлия Куницына һәм  Күчемсез милек икътисады идарәсе башлыгы  Оксана Кастаньо бар иде.

Кабул итүче яктан чараларда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, хакимиятнең төбәк һәм муниципаль органнар вәкилләре катнашты.

Сәфәрнең төп максаты -  Җир һәм күчемсез милек буенча Бердәм мәгълүмати ресурс булдыру буенча эксперимент, шулай ук Росреестрның хакимият органнары белән үзара элемтәсе.

Искәртеп үтәбез: РФ Хөкүмәте карары нигезендә, эксперимент уздыру Росреестр һәм РФ цифрлы министрлык тарафыннан 2021 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр гамәлгә ашырылачак. Проект дүрт субъект территориясендә (Татарстан Республикасы, Краснодар өлкәсе, Пермь крае, Иркутск өлкәсе) гамәлгә ашырыла.

Бердәм мәгълүмати система булдыру экперименты берничә федераль субъектның, "Роскосмос"ның, шулай ук субъектларның хакимият органнарының җир һәм күчемсез милек буенча мәгълүматларын берләштерергә ярдәм итә.

Белешмәлек: РФ хөкүмәте Карары нигезендә 2020 елда Росреестрга җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә норматив-хокукый җайга салу буенча вәкаләтләре тапшырылды.

Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте

 

+8 843 255 25 10

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International