Бүген Калморза авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Асия Динмөхәммәт кызы Латыйпова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Асия Динмөхәммәт кызы Минзәлә районы Калморза авылында туган. Ул чорның меңләгән балаларыныкы кебек үк, Асия Динмөхәммәт кызының балачагы авыр булган. Бик яшь чагыннан колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Күп еллар дәвамында, лаеклы ялга чыканчы, "Гигант" колхозында хезмәт куйган.
Лаеклы хезмәте белән күпсанлы бүләкләргә ия булган, "Хезмәт ветераны" исемен йөртә. Юбилярның гаиләсе ишле, тормыш иптәше белән алты бала үстергәннәр. Аның 10 оныгы, 9 оныкчыгы һәм бер оныкчасы бар. Алар әбиләрен бик яраталар, янына еш киләләр.
Асия Динмөхәммәт кызы бүгенге көндә улы Кәбир гаиләсендә яши. Өлкән яшьтә булуына карамастан, аның күңеле күтәренке, эшсез тормый, тегә, бәйли, чигә.
Хөрмәтле Асия Динмөхәммәт кызы!
Туганы көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Без сезнең буын - Бөек Ватан сугышы сынауларына бирешмәгән, каһарманнар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Бөек Җиңүгә һәркайсыгыз үзенең бәяләп бетергесез өлешен керткән. Бу батырлык гасырларда калачак һәм патриотизм, әхлак, бурычка тугрылык үлчәве булып калачак.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын һәм ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез.
Хөрмәт белән,
Минзәлә муниципаль район башлыгы
А.Ф. Сәлахов