2021 елда, каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан, Минзәлә районы "Ватаным Татарстан" республика газетасы гамәлгә куйган каһарман-шагыйрь Муса Җәлил призына көрәш турниры буенча ачык Республика ярышларын уздыру хокукына ия булды.
Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча Республика ярышларын уздыру традициясе Татарстанда 1956 елда башлана. Бүген бу Республикада иң мәртәбәле ярышлар. Әйтергә кирәк, әлеге ярышларда Татарстан Республикаы көрәшчеләре генә түгел, башка төбәк көрәшчеләре дә катнаша. Ярышларны уздыру урыны очраклы гына сайланмаган. Минзәлә шәһәре Муса Җәлил исеме белән тыгыз бәйләнгән.