2020 елның 15 июленнән соң туган балаларга мөстәкыйль рәвештә СНИЛС рәсмиләштерү таләп ителми.
РФ Пенсия фонды аны автомат рәвештә әзерли һәм Дәүләт хезмәтләре порталында ананың Шәхси кабинетына җибәрә. Яңа туган баланы ЗАГС органнарында теркәгәннән соң, туу турында дәүләт теркәве турында мәгълүматлар автомато рәвештә РПФна тапшырыла.
Алар нигезендә балага даими иминият номеры белән шәхси лицевой счет ачыла (gosuslugi.ru). Бу электрон сервис Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәм расланган исәп язмасы булган аналарга кагыла.
Ата-аналарга алынган СНИЛС турында мәгълүматләрне мобиль җайланмада сакларга һәм дәүләт яисә муниципаль хезмәтләр сорап мөрәҗәгать иткәндә хәбәр итәргә генә кала.