ТАТАРСТАНЛЫЛАР ФАТИРДА РЕМОНТ ЭШЛӘРЕ УЗДЫРГАННАН СОҢ НИНДИ ҮЗГӘРЕШЛӘРНЕ ЗАКОНЛАШТЫРЫРГА ТИЕШ

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Әлеге мәсьәлә буенча аңлатманы Татарстан Росреестрында һәм Кадастр палатасында бирделәр.

Фатирда ремонт эшләреннән соң (кабаттан планлаштыру, кабаттан кору) фатирда Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында алар турында мәгълүматләрне мәҗбүри кертелүен таләп итүче үзгәрешләр булырга мөмкин. Нинди үзгәрешләр соң алар?

кабаттан планлаштыру - күпфатирлы йортта  дивар араларын алып ату яисә күчерү, яңа ишек уемнары ачылу һәм блуганын күчерү юлы белән фатир конфигурациясенең үзгәрүе;

Кабаттан кору – фатирдагы үзгәрешләр бүлмәләрне кабуттан җиһазлауда чагыла: санузелны, газ, җылыту приборларын күчерү, шәхси җылыту системасын кору, газ плитәсен электр плитәсенә алыштыру, инженер-техник коммуникациядә үзгәрешләр.

 Гариза бирүче шул нәтиҗәләр буенча күчемсез милек объектына яңа тасвирламаны үз эченә алган Күчемсез милеккә дәүләт теркәвеннән аласы хезмәт срогы 7 эш көнен тәшкил итә.

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International