«Мин кияүгә чыктым һәм фамилиямне алыштырдым, миңа хәзер СНИЛСны алыштырырга кирәкме?"
- Мондый сорауны минзәләлеләр РПФның кайнар элемтәсенә яисә социаль челтәрләргә мөрәҗәагть итеп еш бирәләр.
Чөнки шәхси (персонификацияләнгән) учет системасында теркәлү гражданнарга күп кенә дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу мөмкинлеге бирә.
Җавап бирәбез:
СНИЛС һәр гражданинга бер тапкыр гына бирелә һәм бары тик шәхси лицевой счетка гына беркетелә. Документта күрсәтелгән теркәлүне раслаучы шәхси мәгълүматләр паспорт мәгълүматлары белән тәңгәл килергә тиеш, шунлыктан фамилияне алыштырганда аларны үзгәртү зарур. Моны эш бирүче аша яисә РПФның якындагы Клиентлар хезмәтенә барып шәхсән эшләргә дә була.
Барлык үзгәрешләр гражданинның шәхси лицевой счетында чагыла. һәм аңа СНИЛСның шул ук номеры белән, әмма үзгәртелгән фамилия белән теркәлүне раслаучы документ тапшырыла.