Минзәлә мәчетендә "Яулык - хатын-кызның бизәге" исемле чара узды.

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Хөрмәт һәм башка милләт вәкилләренә хөрмәт тәрбияләү йөзеннән һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Минзәлә шәһәр мәчетендә "Яулык - хатын-кызның бизәге" дип аталган мавыктыргыч чара узды. Ул Бөтендөнья хиҗаб көненә багышланган иде.

Чараны алып баручы, Минзәлә район Мәдәният сараеның автоклуб мөдире Рузилә Габдуллина белдергәнчә, катнашучылар ике төркемгә бүленеп, төрле биремнәр үтәделәр.

_-Башта катнашучыларны Мөселманнар берлегенең Минзәлә район бүлекчәсе җитәкчесе Роза Фәхретдинова сәламләде. Аннары алар ике - "Йолдыз" һәм "Нур" төркемнәренә бүленде - хиҗаб тариых һәм мөселманнарның кием элементлары турында белемнәрен викторинада тикшерде. Аннары яулык бәйләү буенча остаз дәресе уздырылды. Дефиле дә булды, - дип сөйләде. Чара ахырында мәчетнең имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрзт Садыйков катнашучыларга вәгазьләр белән мөрәҗәгать итте һәм бүләкләр тапшырды.

Рәмзил хәзрәт һәм Роза Фәхретдинова мондый чараларның яшь буынга да уңай тәэсир итүен билгеләп үтте.

http://menzela.ru/news/god-rodnykh-yazykov-i-narodnogo-edinstva/v-menzelinskoy-mecheti-proveli-meropriyatie-platok-ukrashenie-zhenshchiny

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International