Елизавета Соловьёва: Туган телләрне саклыйк

2021 елның 6 феврале, шимбә

Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең  туган телләрен, мәдәниятын, традицияләрен саклау һәм үстерү, республикабыз халыкларының күпмилләтле бердәмлеген ныгыту өчен 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Минзәлә шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көненә багышланган кызыклы һәм мавыктыргыч чара узды. Мәктәп фойесында музыка астында Ханова  А. (11  класс)  һәм  Зәйнуллина  Р. (6В класс),  укучылар  Петрова Е.,  Хәмәтдинова А., Бигимова В., Шварцман Д., Киракосян Л., Саидов Н.,  төрле бизәкле милли костюмнарда кунакларны рус, татар, мари, украин, әрмән, таҗик телләрендә сәламләде. Туган тел укытучысы Әхмәтшина Л.М. 4 г сыйныфы укучылар белән татар фольклоры нигезендә театральләштерелгән уен уздырды.

Укучылар белемнәренең бик яхшы булуын күрсәттеләр.

  Мәдәният һәм ТР халыкларының телләрен үстерү идарәсе начальнигы Л.Г.Низамова мәктәп җитәкчелеген һәм туган тел укытучыларын югары дәрәҗәдәге һөнәри осталык һәм укучыларның тырышлыгы, белемнәре өчен рәхмәт белдерде.

http://menzela.ru/news/molodezhnyiy-meridian/elizaveta-soloveva-sokhranim-rodnye-yazyki

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International