Бүген Минзәләдә яшәүче Миңнегәрәева Мәрьям Вәлиевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Мәрьям Вәлиевна ТАССРның Минзәлә шәһәрендә туган. 10 яшеннән өлкәннәр белән бергә төрле эшләрдә хезмәт куйган. сугыштан соң Мәдәният йортында, гардеробта эшли, бинаны җыештыра, лаеклы ялга драма театрыннан китә.
Мәрьям Вәлиевнаның күпсанлы рәхмәт хатлары һәм бүләкләре бар.
Хөрмәтле Мәрьям Вәлиевна!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер. күтәренке кәеф. якыннарыгыз игътибарын тоеп яшәвегезне телим.
Хөрмәт белән,
Минзәлә муниципаль район башлыгы
А.Ф. Сәлахов