Минзәлә интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы данын яклыйлар

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Минзәлә интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр спортның кышкы төрләре буенча Махсус олимпиаданың ачык Бөтенроссия Спартакиадасында катнашалар.

Ярышлар 3-8 февральдә, дүрт спорт мәйданчыгында узачак: "Буревестник" спорт комплексы, Чаңгы-биатлон комплексы, Спорт сарае, "Казан" тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексы.

Минзәлә интернат-мәктәбенең 11 укучысы 4 педагог озатуында спортның кышкы төрләре буенча Махсус олимпиаданың ачык Бөтенроссия Спартакиадасында катнаша.

Спортчылар берничә спорт дисциплинасында ярышачак: кар табаннарында йөгерү, сноуборд, чаңгыда узышу, шорт-трек, фигуралы шуу.

http://menzela.ru/news/molodezhnyiy-meridian/vospitanniki-menzelinskoy-shkoly-internata-zashchishchayut-chest-respubliki-tatarstan

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International