Минзәлә районында түләек эчендә 2 яңа коронавирус очрагы

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Татарстанда тәүлек эчендә COVID-19 коронавирусның 85 яңа очрагы теркәлгән.

Оператив штаб мәгълүматлары буенча, 29 гыйнварда, Татарстанда тәүлегенә коронавирусның 85 яңа очрагы теркәлгән. Шуларның 84 очрагы контактлы һәм берсе читтән кергән.

29 гыйнварга Казанда 55 очрак, Чаллыда - 13 һәм Минзәлә районында ике очрак теркәлгән.

На 29 января 2021 года зарегистрировано 55 случаев в Казани, в Челнах 13, Мензелинском районе 2 случая

Татарстанда барлыгы 15 875 COVID-19 очрагы теркәлгән, Шушы чор эчендә 12 331 кеше терелгән, шул исәптән, узган тәүлектә 97.

12 777 кешегә  Спутник V вакцинасы ясалган, шулардан 2 476 кеше 2 нче дозаны алган.

Вакцина дозаларының 13 442 комплектыннан 95,1% файдаланылган.

Дөньяда 100 млннан артык кеше авыру йоктырган. Бу диагноздан ике миллионнан артык кеше үлгән.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskom-rayone-2-novykh-sluchaya-koronavirusa-za-sutki

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International