Минзәләдә ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы оешуга 90 ел тулуга багышланган район оешмалары һәм предприятиеләре, мәктәпләр арасында ГТО Кышкы фестивале узачак.

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

5 февральдә "Юбилейный" спорт мәктәбендә ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы оешуга 90 ел тулуга багышланган район оешмалары һәм предприятиеләре, мәктәпләр арасында ГТО Кышкы фестивале узачак. Башлана 12.30 минутта.

4 кешелек команда (һәр баскычка берә кеше VI (18-29 яшь), VII (30-39), VIII (40-49), IX ((50-59). Катнашучылар gto.ru рәсми сайтында теркәлергә (УИН номеры алырга), медицина тикшерүе узарга тиеш.

 Программага ВФСК ГТО Кышкы фестивале уздыру турында республика нигезләмәсенә кертелгән нормативлар керә:

- ике аяк белән этелеп урыннан ераклыкка сикерү (2-7 ст.)

-гимнастика эскәмиясендә туры аяклар белән алга таба иелү (2-9ст.)

-аркада ятып гәүдәне күтәрү (2-9ст.)

-тартылу (2-9ст. ир-атлар.)

-этелу (2-9 ст. хатын-кызлар).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International