1 февральдән Минзәлә районында социаль түләүләр һәм пособиеләр индексацияләнде.
Минзәлә районында Клиентлар хезмәте хәбәр иткәнчә, эшләмәүче пенсионерларны җирләүгә пособие арттырылачак.
Әйтик, февраль аеннан Минзәлә районында бу категория гражданнарны җирләүгә пособие 6424 сумга кадәр индексацияләнәчәк. Бүгенге көнгә ул 6124,86 сум тәшкил итә, ягъни үсеш 300,12 сум булачак.
Моннан тыш, РФ карарына бәйле рәвештә Пенсия фондыннан башка түләүләр дә индексацияләнәчәк. Сүз 4,9 %ка арту турында бара - рәсми мәгълүматлар буенча инфляция нәкъ шулкадәр арткан. Мисал өчен ЕДФ составына керүче социаль хезмәтләр җыелмасы артачак. Ул натуралата һәм акчалата бирелергә мөмкин, соңгысының эквиваленты 1 фвральдән айга 1211,6 сум булачак.