Советлар Союзы Герое генерал-полковник Василий Николаевич Гордов исемендәге Минзәлә кадет интернат-мәктәбе укучылары укытучы Алисә Сафинаҗитәкчелегндә "ТАТМЕДИА" АҖнең "Минзәлә-информ" филиалында булдылар.
Филиал хезмәткәрләре редакция бинасы, бүлекләр буенча экскурсия уздырдылар. Балалар үзләре дә мәктәп газетасын чыгарганлыктан, бу экскурсия алар өчен икеләтә кызык булды.
Укучылар мөхәррир, газета журналисты, корректор, верстальщик, фотокорреспондент һөнәрләре белән танышты. Алар газета "кухня"сын үз күзләре белән күрде: "Минзәлә" - "Мензелия" газетасының яңа саны ничек әзерләнә, чыгарыла, menzela.ru сайты эше, социаль челтәрләр белән таныштылар..
Балалар кызыксынып чын музей эспонаты - линотипны карадылар (газета мәкаләләре компьютерга кадәр шунда басылган).
Аларга аеруча гильотина ошады, кәгазь кисә торган машинаның шулай атыйлар. Ул узган гасыр утасында әзерләнгән һәм бүген дә филиалга файда китерә. Балалар шулай ук әлеге экспонатлар, фотографияләр һәм башка материаллар нигезендә филиалда музей булуын да белделәр. Шул рәвешле, укучылар район газетасы тормышына кагылып уздылар.
Балаларга буклетлар, котлау открыткалары, грамоталар, дипломнар һ.б.ларның ничек әзерләнүен күрсәттеләр. Аларның күз алдында 2021 елга фотографияле календарь эшләнде, бүләк ителде.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/kadety-posetili-redaktsiyu-gazety-menzelya