Бүген тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Усманова Лина Сафуан кызы юбилеен билгеләп үтә.
Лина Сафуан кызы ТАССРның Актаныш районы Иске Семиостров авылында туган. Казан педагогика институтын тәмамлагач, хезмәт эшчәнлеген Актаныш районы Адай мәктәбендә дәвам итә, 24 ел хезмәт куя. 1974 елдан башлап ябылганга кадәр Вахитов мәктәбендә эшли. аннары Минзәләнең 3 нче урта мәктәбендә химия һәм биология фәннәрен укыта. Эш стажы 30 ел. Ветеранның күпсанлы мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары бар. Тормыш иптәше белән 2 бала үстерә.3 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә Лина Сафуна кызы Алабуга районында кызы белән яши.
Хөрмәтле Лина Сафуановна!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф һәм якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәвегезне телим.
Хөрмәт белән,
Минзәлә муниципаль районы башлыгы А.Ф. Сәлахов