Татарстан Республикасының белем бирү оешмаларында укучыларга сәламәт кайнар азык оештыру турында" мәсьәләсе буенча кайнар элемтә

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2 февральдә, 10.00 - 17.00 сәгатьләрдә, "Татарстан Республикасының белем бирү оешмаларында укучыларга сәламәт кайнар ризык оештыру турында" мәсьәләсе буенча кайнар элемтә уздырылачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының урындагы утырышына әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Мәрхәмәт - Милосердие" депутат хатын-кызлары берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә 2 февральдә, 10.00 - 17.00 сәгатьләрдә "Татарстан Республикасының белем бирү оешмаларында укучыларга сәламәт кайнар ризык оештыру турында" мәсьәләсе буенча "Хатын-кыз игътибары" кайнар элемтә уздырылачак.

  Кайнар элемтә уздыру мәйданчыгы: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты (Казан шәһәре, К.Маркс ур., б1 ).

      Кайнар элемтә телефоннары: 236-00-71, 89393453750.

 

 

 

  

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International