Минзәлә районында Клиентлар хезмәте пенсия яше алдында торучыларга лаеклы ялга чыгарга алдан әзерләнергә кирәк. Документларны алдан тикшерү булачак пенсионерга пенсия билгеләү чорына кирәкле барлык документларны булдырырга һәм хезмәт стажының барлык чорларын исәпкә алырга мөмкинлек тудыра.
Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү булганда һәр кеше тупланган пенсия коэффициентлары, эш бирүче түләгән иминият взнослары саны турында мәгълүматны күзәтә, шулай ук төрле елларда үз эше чоры турында мәгълүматны чагыштыра ала.
Әгәр шәхси счеттан өземтәдә мәгълүматлар юк икән, әйтик, стажга кертелүче балалар караган яисә чакырылыш буенча армия хезмәтен узган чор, яисә теге яки бу оешмада эшләгән хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат, шәхси счетны җитешмәгән мәгълүматлар белән тутыру мөмкинлеге бар. Бу очракта Пенсия фонды хезмәткәрләре җитмәгән документларны җыюда ярдәм итәчәкләр.