Конкурска "Татнефть" ПАҖнең (Татарстан Республикасы) җитештерү эшчәнлеге территориясендә гамәлгә ашырылучы проектлар кабул ителә.
Конкурста балигъ булган физик затлар белән берттәттән, конкурс юнәлешләренә тәңгәл килгән эшчәнлек төрләрен башкаручы коммерциягә бәйләнмәгән дәүләтнеке булмаган оешмалар да катнаша ала.
Конкурс 8 номинация буенча уздырыла: халыкның яклауга мохтаҗ катламы; гаилә, ана, ата һәм балачак; сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм; фән, мәгариф һәм мәгърифәт; мәдәният һәм сәнгать; тарихи мирасны саклау; йләнә-тирә мохитне һәм хайваннарны саклау; яшьләр проектлары.
Гаризалар www.bf-tatneft.ru сайтында — 5 мартта 17:00 сәгатьтә тәмамлана. Конкурс нәтиҗәләре 201 елның II кварталында чыгарылачак.
Конкурс турында тулырак www.bf-tatneft.ru и www.tatneft.ru сайтларында белергә була («Благотворительные программы „Татнефти“»). Белешмәләр өчен телефоннар: 8(987)-210−03−80, 8 (8553) 38−71−36, электрон почта: grants@bf-tatneft.ru.
Конкурс игълан ителгәннән соң 5 ел эчендә 370 млн сумлык 400 проект яклау тапты.