"Ана теле" проекты

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятын һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгыту максатларында, Татарстан республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 05.10.2020 №УП-653 Боерыгы нигезендә 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөклмәсе нигезендә 2013 елдан "Ана теле" (алга таба - "Ана теле" проекты) татар теленә дистанцион укыту уникаль проекты эшли. Әлеге проект сөйләм коммуникациясе чарасы буларак татар телен практик белү дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеге бирә.


"Ана теле" проекты Татарстан республикасында гына түгел. чит илләрдә яшәүче теләгән һәркемне укытырга юнәлтелгән. Укыту бушлай һәм өч телдә (инглиз, татар, рус) мөмкин.
Теркәлү өчен сылтама http://anatele.ef.com/partner/anat/default.aspx 
Контакт өчен – Айгөл Басыйрова, "Ана теле" проектын җитәкләүче, 89250119550, aigul.basyrova@ef.com.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International