26 гыйнварда гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Наталья Хәмидуллина "Замана үсмере дөньясында интернет" программасын гамәлгә ашыру кысаларында "Минем тормышым - минем кагыйдәләрем" дәресен уздырды.
Әлеге чара үсмерләргә интернет-киңлекләрнең куркынычы һәм коммуникатив күнекмәләр үсеше турында мәгълүмат бирде.
Дәрес барышында үсмерләр виртуальлектән тыш кечкенә социаль челтәр булдырдылар, үз социаль челтәрләре кагыйдәләрен билгеләделәр, үз битләрен ясадылар, аннары аны башка катнашучыларга күрсәттеләр.