Сталинград - герой-шәһәр, чигенмәгән, үз иреген саклап калган. Бар кеше дә белергә тиешле шәһәр.
Патриотик тәрбия бирү максатыннан "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә "Сталинград сугышы" танып белү дәресе уздырылды. Балалар халыкның, хәтта балаларның да авырлыкларга бирешмичә, шәһәрне саклап калулары хакында белделәр. Шулай ук презентация, сугыш чоры фотоларын карадылар.