25 гыйнварда 2 нче урта мәктәптә Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы старт алды. Иртәдән үк милли көйләр яңгырый. Мәктәп фойесында укучыларны һәм укытучыларны милли киемнәр кигән укучылар каршылады, алар төрле телләрдә табышмаклар әйттеләр, җаваплар таптылар. Биремне үтәгән укучы таталы бүләк алды. Төрле халыклар, аларның костюмнары, бәйрәмнәре хакында презентация күрергә була иде. Шигырьләр укыган, төрле телләрдә җырлар, биюләр башкарган балаларның видеоязмаларын күрсәттеләр. Чара кызыклы узды.