Россиядә истәлекле көн. 1769 елның 9 декабрендә Екатерина II иң зур хәрби бүләк - Изге Георгий орденын булдыра. Георгий тасмасы төрле эпоха каһарманнарын символик төстә бәйләде. Җиңүче Георгий көнендә без Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Дан ордены һәм Изге Георгий ордены кавалерларын олылыйбыз.
Бу истәлекле дата Дәүләт Думасы тарафыннан 2007 елның 26 гыйнварында билгеләнде.