Канун нигезендә күпбалалы аналар вакытыннан алда пенсиягә хокуклы.
Биш һәм аннан күпбала тапкан һәм аларны 8 яшькә кадәр тәрбияләгән хатын-кызларга картлык буенча иминият пенсиясе 50 яшьтә билгеләнә. Әйтик, 2019 елдан пенсиягә вакыттаннан алда чыгарга 3 һәм дүрт балалы аналар да хокуклы. Әгәр ананың 3 баласы бар икән, ул лаеклы ялга пенсия яшеннән 3 елга, 4 баласы булса - 4 елга алдан чыга ала.