Әлфия Когогина: үз бермандатлы округымда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның һәр этабын контрольдә тотам.

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары, "Единая Россия" фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина Республика онкологик диспансер филиалы төзелешенең ахыргы этабы белән танышты.

«Республика җитәкчелеге, республика сәламәтлек саклау министрлыгы һәм шәһәр җитәкчелеге белән бергәләп башкарылган титаник хезмәт ахырына якынлаша. Гыйнвар аенда ук онкоүзәк бирегә килүчеләргә ишекләрен ачачак.

Минем уйлавымча, бу үзәк иң заманча һәм җиһазланган булачак. Безнең бурыч - аны тулы эш режимына оператив кертү һәм диагностиканың киң мөмкинлекләрен ачу һәм Кама артының 1,2 млн халкын дәвалау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International