Минзәлә районында Клиентлар хезмәте хәбәр итә, пенсионерларны МИР картасына күчерү срогы тагын өч айга - 31 декабрьгә кадәр озайтылды.
Исегезгә төшерәбез, милли түләү системасына күчү 1 июльдә тәмамланырга тиеш иде. әмма коронавирус инфекциясе таралу шартларында Россия Федерациясендә чикләүләр кертелү сәбәпле, аеруча пенсия яшендәгеләргә, күчеш 1 октябрьгә кадәр озайтылды.
Хәзер исә МИР картасына күчү ел ахырына кадәр озайтылды.