Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы хәбәр итә

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Суд Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы дәгъвасы буенча Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында урнашкан 3000 кв.метрдан артык мәйдандагы чүплекне җирле үзидарә органына юк итәргә мәҗбүр иткән.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Татар Янтыгы авыл җирлегендә урнашкан җир кишәрлегендә 3000 кв.метрдан артык мәйданда төзелеш эшләре калдыкларын өеп кую ачыкланган.

Канун бозуны бетерү максатыннан Казан районара табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать итте.

Прокурор таләпләре суд карары белән тулысынча канәгатьләндерелде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International