Соңгы тәүлекләрдә Татарстан буенча коронавирусның 90 очрагы теркәлде.
Татарстан Республикасының Минзәлә районында оператив штабы мәгълүматлары буенча 2 декабрьдә коронавирусның бер яңа очрагы теркәлде.
Соңгы тәүлектә Татарстан буенча барлыгы 90 коронавирус очрагы ачыкланды, барысы да контакт нәтиҗәсендә. 17 кеше хастаханәгә салынган, 73 кеше өйдә дәвалана.
Казанда 35 очрак, Яр Чаллыда – 33, Спас районында – 4, Чүпрәле районында – 3,Балтач, Питрәч районнарында – 2, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Бөгелмә, Зеленодольск, Кама Тамагы, Меинзәлә, Түбән кама, Яңа Чишм, нурлат, тукай районнарында берә очрак теркәлгән.
2 декабрьгә Татарстанда 10 514 COVID-19 очрагы теркәлгән. Шушы чорда 9215 кеше сәламәтләнде, шул исәптән, узган тәүлектә 76 очрак.