Иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурс

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Яңа елны бәйрәм итү кысаларында районда быел да "Иң яхшы яңа ел бизәлеше"нә традицион конкурс игълан ителде. Ул район башлыгы карары белән расланган.

Конкурс бәйрәм көннәрендә район халкына бәйрәм кәефе булдыру, биналар. урамнар. мәйданнар, чыршылар бизәлешенә иҗади якны килү максатыннан уздырыла.

Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнәчәк

1)авыл территорияләрендә иң яхшы бизәлеш;
2)оешма территориясендә иң яхшы яңа ел бизәлеше;
Номинациядә катнашучылар 4 категориягә бүленә:
–балалар белем бирү учреждениеләре;
–урта махсус белем бирү учреждениеләре, гомуми белем бирү мәктәпләре, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм ителгән балалар һәм ятим балалар өчен интернат-мәктәп; 
–бюджет оешмалары;
–шәһәр предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр;
3)”Торак секторы территориясендә иң яхшы Яңа ел бизәлеше”.
Катнашучылар 2 категориягә бүленә:
–шәхси йортлар;
–күпфатирлы йорт ишегаллары.
Конкурс 14 - 24 декабрьдә уза.
Конкурс җиңүчеләре район башлыгының рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү Минзәләнең үзәк чыршысы ачылышында узачак.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/konkurs-na-luchshee-novogodnee-oformlenie

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International