1 декабрь - Халыкара СПИДка каршы көрәш көне. Бу көнне барлык илләрдә миллионлаган кешеләр төрле чаралар уздыра. Әлеге чаралар вафат булучыларны искә алу һәм исәннәргә ВИЧ/СПИД эпидемиясенең һәркемгә кагылырга мөмкинлеге хакында искәртү өчен уздырыла.
3 нче урта мәктәпнең «Светлячок» отряды «SaMoSтоятельные дети» проектында катнашучылар буларак, "Шәмнәр саны сиңа бәйле" акциясенә кушылдылар, - дип хәбәр итә "Светлячок" отрядының СМС-балалар җитәкчесе Эльвира Чигвинцева.