Бүген Минзәлә районында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Диярова Сәгыйдә Әмирҗан кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Сәгыйдә Әмирҗан кызы Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында туган. Сугыш башланганда аңа 11 яшь була. Ул чорда бер генә бала да өөйдә утырмый, өлкәннәргә булыша. 13 яшеннән колхозда төрле эшләрдә эшли. 1953 елдан лаеклы ялга чыкканчы фермада терлекче була.
Ветеран күпсанлы мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнгән.
1980 елда 5 балалы тол калган иргә кияүгә чыга. Бүген аның 10 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар. Ветеран дус гаиләдә гомер итүенә чиксез шат.
Хөрмәтле Сәгыйдә Әмирҗан кызы!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Ныклы сәламәтлек, иминле, озын гомер, күңел тынычлыгы телибез..
Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
А.Ф. Сәлахов