Минзәләлеләр кичә кинәт вафат булган Әскать хаҗи Габдулинны соңгы юлга озаттылар.
Шәһәрлеләр аның Минзәләдәге йорты янында хушлашканнан соң, мәрхүмнең васыяте буенча Тукай районы Таулар авылында, әти-әнисе һәм тормыш иптәше янәшәсендә җирләделәр.
Наил Хисамбиев,Минзәлә район башлыгы урынбасары:
- Әскать хәзрәт күренекле шәхсе иде. Ул якташларыбыз арасында, шул исәптән, яшь буын арасында агарту эше алып барды.
Рәмзил хәзрәт Садыйков, Минзәлә районы имам-мөхтәсибе:
- Әскать хәзрәт мәчетебезнең таянычы иде. Бу мөхтәсибәт өчен авыр югалту. Урыны оҗмахта булсын . Аның якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр.
Җәүдәт хәзрәт Харрас Тукай районы имам-мөхтәсибе:
- Минзәләдә эшләгән чорду ул тырыш, намусыл һәм якты күңелле кеше булып истә калды. Ул Минзәлә шәһәре халкы арасында динне тарату буенча зур эш башкарды.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelintsy-prostilis-s-askatom-khazratom-gabdullinym