Әлфия Когогина: Кабул ителгән закон проекты тернәкләндерү чараларын алуны гадиләштерә

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Бүген Дәүләт Думасы инвалидларга яшәү урынына, прописка урынына, килү урынына, чынлыкта яшәү урынына бәйсез рәвештә тернәкләндерү техник чараларын алу хокукын бирүче закон проектын соңгы өченче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина шәрехләде:

«Әлеге инициатива безнең фракция тарафыннан иң беренче чиратта каралырга тиешле закон проектлары исемлегенә кертелгән иде. Тернәкләнүнең төрле техник чараларыннан файдаланучы кешеләрнең прописка урыны булмаган җирдә булып, яңа ТСР алу өчен өйләренә кайтырга мәҗбүр булулары гадел түгел".

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International