Минзәлә районында Клиентлар хезмте хәбәр итә

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

2020 елның  9 ае эчендә Минзәлә районында Клиентлар хезмәте хокукка ия булучыларга 700 мең сумнан артык пенсия тупланмалары күчерде.

Исегезгә төшерәбез, хокукка ия булучылар туганының шәхси индивидуаль счетының махсус өлешендә исәпләнгән барлык  пенсия тупланмаларын ала алалар (әгәр дә ул тупланма пенсиясен билгеләгәнче лаеклы ялга чыкканчы вафат булса)

Тупланма пенсия һәркемнеке дә юк. 2002-2004 елларда ул 1957 елда туган һәм аннан яшь хатын-кызларга һәм 1953 елда туган һәм аннан яшь ир-атларга формалаштырылды. 2005-2014 елларда тупланма пенсия 1967 елда туган һәм алардан яшь гражданнарга гына тулыландырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International