Данила Новиковка фатир ачкычлары тапшырдылар

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

НТВ телеканалының “Син супер!” халыкара вокал конкурсының дүртенче сезоны финалына чыккан Данила Новиковның хыялы чынга ашты– аңа фатир ачкычы тапшырылды.

 (Флүрә Мусина, 17 ноябрь,“Минзәлә-информ”)

Республика меценатлары ярдәме белән Данила Минзәлә шәһәре үзәгендә – ул укый торган мәктәп янәшәсендә урнашкан йорттан аңа фатир бирелде.

Әлеге проектта Данила үзенең талантын үзенчәлекле рәвештә ачты – үзенең энергиясе, тормыш сөючәнлеге, шатлык-кичерешләре белән янәшәсендәге кешеләрне генә түгел, барлык телевизор караучыларның күңелләрен дә биләп алды.

Данилага фатир ачкычы тапшыру тантанасына район һәм шәһәр җитәкчеләре, әбисе Лилия, ул укыган мәктәп директоры килгән иде.

Айдар Салахов, Минзәлә муниципаль районы башлыгы:

– Әлеге проектта катнашкан 58 катнашучы арасыннан финалга чыгу ул – зур җиңү. Россия башкаласы Мәскәүгә җиңү яуларга бардыгыз һәм уңышлар белән кайттыгыз. Без  синең өчен бик шат һәм уңышларың белән горурланабыз, Данила! Татарстанда шәфкатьле кешеләр табылды һәм сиңа шушы фатирны бүләк иттеләр.Сиңа киләчәктә дә уңышлар һәм бәхет телибез! Алга таба да спорт белән дә, музыка белән дә шөгыльләнүеңне, яхшы укуыңны телибез.

Ольга Ильина, 1 нче урта мәктәп директоры:

–Безнең мәктәптә сәләтле балалар бик күп, Данила – шуларның берсе. Шәһәребездә йолдызчык –Данила булуына, аның җиңүенә без бик шат. Авыр тормыш ситуациясендә калган башка балалар да Данила үрнәгендә уңышларга, җиңүләргә омтылсын, аларга да кирәкле минутта ярдәм кулы сузучылар табылсын иде. Гомумән, мондый проектны оештыручыларга зур рәхмәт!

Безнең өстәмә

Минзәлә шәһәреннән “Син супер!” дигән телешоу финалистының өендә көй язу студиясе дә җиһазланачак.

–Хәзер минем үз өемдә шәхси студиям, шәхси микрофон, энейрлар булачак. Мин боларның барысын да концертларга йөртәчәкмен, чөнки авылларда һәрвакыт яхшы җиһазлар  булмый. Концертларда чыгыш ясап, хәзер үз җиһазларымны алачакмын, - дип сөйләде Данила.

Элегрәк тавыш яздыру студиясен Минзәлә үзәгендәге меценатлар бүләк иткән фатирда җиһазлаячаклар дип ниятләнгән иде. Әмма бу планнар үзгәрде. Йортта яшәүче башка кешеләргә комачауламас өчен, тавыш яздыру студиясен Данила әбисе белән бергә яши торган шәхси йортта урнаштырачаклар. Яшь артист өчен микшер республика акчасына сатып алынган.

Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/danila-novikovka-fatir-achkychy-tapshyryldy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International