Минзәләдән кайсы күпбалалы ана пенсияне вакытыннан алда рәсмиләштерер?

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

2021 елда 1965 елда туган хатын-кызлар беренче тапкыр вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукыннан файдаланачак.

Киләсе елда 1965 елда туган дүрт балалы аналар пенсияне вакытыннан алда билгеләү хокукына ия булачак. Аларга пенсия 56 яшьтә билгеләнәчәк.

Яңа пенсия кануннарында  лаеклы ялга иртәрәк чыгу хокукы алган күпбалалы аналар исемлеге киңәйтелде.

Вакытыннан алда пенсия белән тәэмин ителеш хокукыннан дүрт һәм хәтта өч бала тапкан аналар да файдалана ала.

Дүрт баласы булган һәм аларны сигез яшькә кадәр тәрбияләгән хатын-кызга пенсия 56 яшьтә билгеләнәчәк. Әгәр ана өч бала тәрбияләгән икән, лаеклы ялга 2 елга иртәрәк - 57 яшьтә чыга алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International