Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне 2005 елдан бирле билгеләп үтелә. Ул БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан билгеләнгән. Ел саен төрле даталарда уза, чөнки ноябрь аенда атнаның билгеле бер көнендә куелган. Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Россиядә ел саен 150 меңнән 200 меңгә кадәр юл-транспорт һәлакәте була. Аварияләрдә 200 меңнән артык кеше җәрәхәтләнә. 20 меңгә якын кеше фаҗига корбаны була.
Бүген көллият студентлары юл хәрәкәтендә катнашучыларга памяткалар өләште.