13 ноябрьдә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Җәмилә" мелодрамасы премьерасы булды.
«Җәмилә» -кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның 1958 елда басылган әсәре. Нәкъ шушы әсәр аңа дөньякүләм танылу китерә.
Төп рольдә - Җәмиләне уйнаган Динара Акматова ул чорның патриархат тормыш шартларында яшәгән хатын-кызның торышын күрсәтә лды.
Миниатюр, кыю, янып торган күзле талантлы гүзәл Динара үз героинясы аша хәтта иң буйсынмаучы хатынның да ярата белүен һәм тыңлаучан була алуын бик оста гәүдәләндерде.
Руслан Әхмәтҗанов уйнаган Данияр белән бергә алар тамашачыны чын, матур мәхәббәткә ышандыра алдылар.
Актерслар төркеме бик оста сайланган: яшь артистлар үз рольләрен бик оста башкардылар, әмма ТРның халык артисты хафих Хамматуллин һәм Эльвира Хәйретдинова булышлыгы белән.
Мәхәббәт тарихын, гаилә мөнәсәбәтләрен, явызлыкны, сугыш һшм балачак тарихын тамашачыга Җәмиләнең абыйсы Сәет җиткәрә, бу - спектакльнең кабатланмас үзәнчәлеге.
Үсмер Сәет ролендә – актёр Инсаф Әлмөхәммәтов, ул үзенең фәрештәдәй чиста гамәлләре, эчкерсез ярата белүе белән тамашачы күңеленә үтеп керде. Өлкәнәйгән Сәет-рәссам ролендә Рөстәм Зиннуров уйнады. Аның уйнавын аерым әйтергә кирәк.
Анда никадәр хисләр өремәсе, акылсызлык һәм харизма ята! Башка персонажлар булып уйнап, рольгә кереп, ул күңел түренә үтеп керә алды.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-sostoyalas-premera-melodramy-dzhamilya