Бүген Минзәлә районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хангәрәев Мулланур Асылгәрәй улы туган көнен билгеләп үтә.
Мулланур Асылгәрәй улы Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында туган.
1941елда фронтка китә һәм 1945 елда гына әйләнеп кайта. Гамәлдәге 10 нчы армиянең Белорус фронтында хезмәт итә. Сугыштан соң 1945 - 1984 елларда лаеклы ялга чыкканчы Куйбышев колхозында механизатор булып эшли. Асия Җәмил кызы белән дүрт бала үстерәләр. 6 оныгы, 7 оныкчасы бар. Ул кызы Зөһрә Мулланур кызы белән гомер итә.
Хөрмтәтле Мулланур Асылгәрәй улы!
Тугын көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек. озын гомер, якыннарыгыз игътибарын тоеп яшәвегезне телибез.
Хөрмәт белән
Минзәлә муниципал районы башлыгы
А.Ф. Сәлахов