Шимбә көнне, итәнге 6 сәгатьтән Тр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләренә, Яшел Үзән районының Октябрьский поселогына (Яңа Тура сәүдә-ячрминкә комплексы) авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алырга чакыра.
Шәһәрлеләр муниципаль районнрдан китерелгән ит, казылык продукциясе, сөт, сыр, май, яшелчә, бал, шикәр, ярма һәм башка азык-төлек сатып ала алалар.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте