Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Никитина Елена Александровна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Елена Александровна Минзәлә районы Дружба авылында туган. 12 яшеннән колхозда сыер сава, басуда төрле эшләрдә эшли. 1960 нчы елда Минзәлә шәһәренә күчәләр. Лаеклы ялга чыкканчы СМУда ташчы булып хезмәт куя.
Елена Александровнаның күпсанлы рәхмәт хатлары һәм бүләкләре бар. Тормыш иптәше белән бер ул үстерәләр. Бүгенге көндә әбинең 3 оныгы, 4 оныкчыгы бар. Алар аның янына килеп, хәлен белешеп торалар.
Хөрмәтле Елена Александровна!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз. ныклы сәламәтлек, иминлек. озын гомер, күтәренке кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәвегезне телибез.
Хөрмәт белән
Минзәлә
муниципаль районы башлыгы А.Ф. Сәлахов