Әлфия Когогина: Дәүләт Советы - дәүләтебез иминлеген һәм үсешен тәэмин итү буенча мөһим структура

2020 елның 13 ноябре, җомга

Дәүләт Думасы яңартылган Конституция нигезләмәләрен гамәлгә ашыру максатларында Президент керткән "Россия Федерациясе Дәүләт Советы турында" федераль закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:

«Дәүләт Советы - иң беренче чиратта гомумдәүләт карарларын кабул иткәндә хакимиятнең төрле дәрәҗәләре арасында яхшы диалог өчен булдырылган Президент каршындагы дәүләт органы. Дәүләт Советының яңартылган компетенциясе илебезнең социаль-икътисадый  үсешенең төп юнәлешләрен формалаштырганда халык ихтыяҗларына оператив җавап бирү мөмкинлеге бирә".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International