Марк Токарев, Минзәлә район башлыгы:
- Хөрмәтле Минзәлә муниципаль районы халкы һәм кунаклар! Террорга каршы иминлекне тәэмин итү максатларында түбәндәге кагыйдәләрне үтәгез:
Хуҗасыз әйбер тапсагыз.
Кагылмагыз, ачмагыз, типмәгез. Никадәр җәелп итә торган булмасын, алмагыз.
Әгәр сез тапкан әйбер сезнең фикерегезчә, биредә булырга тиеш түел икән, бу фактны игътибарсыз калдырмагыз. Шикле пакет, тартма. башка предметның эченә карамагыз. Предметны табу вакытын истә калдырыгыз. Табыш турында хокук саклау органнарына хәбәр итегез.оператив-тикшерү туркеме килгәнче көтегез.
Исегездә тотыгыз: предметның тышкы кыяфәте аның чынлыктагы кулланылышын яшерергә мөмкин. Шартлаткыч җайланмаларның камуфляжы сыйфатында иң гади көнкүреш предметлары: сумкалар, пакетлар, тартмалар кулланыла.
Террористик акт куркынычы туганда.
Янәшәгездәге вазгыятьне контрольдә тотыгыз, аеруча халык күп була торган урыннарда. Әзерләнә торган теракт турында очраклы рәвештә белсәгез, бу турыда тиз арада хокук саклау органнарына хәбәр итегез.
Шикле предметлар һәм табышлар белән бернинди гамәлләр кылмагыз, алар шартлаткыч җайланма булырга мөмкин - бу шартлауларга, күпсанлы корбаннарга һәм җимерелүләргә китерегә мөмкин.
Шикле предметлар тапканда кичекмәстән түбәндәге телефоннар аша хәбәр итегез:
РФ ФСХИнең ТР Яр Чаллы буенча дежур часте – т. 8(8552) 79-12-00;
Минзәлә районы буенча ЭЭМ бүлегенең дежур часте т. 8(85555) 3-29-85 (02);
ЭЭМнең ТР буенча ышаныч телефоны (тәүлек буе) – т. 8(843) 291-20-02;
Минзәләнең янгын-коткару часте – (01);
Ашыгыч ярдәм – 03;
"Минзәлә муниципаль районы гражданнарны саклау идарәсе" муниципаль казна учреждениесе - т 8(85555) 3-46-18;
Минзәлә муниципаль районында террорга каршы комиссия аппараты – 8(85555) 3 -27-80;
Экстрен ярдәм каналы 112 с мобиль телефоннардан.