Хөрмәтле гражданнар! Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән мәгълүмат керде:
12 ноябрьдә 18 сәгатьтән 13 ноябрьдә 18 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгы хакында консультация – кисәтү
13 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм казанда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан республикасы буенча Идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Бозлавык вакытында:
Ашыкмыйча сак хәрәкәт итегез, өслекнең тигез булмавын исәпкә алып, тулы табанга басыгыз. Өлкән кешеләр резина беркетелгән яки очлы кадаклы таяктан файдалансыннар. Таеп киткәнсез икән, егылу биеклеген түбәнәйтү өчен чүгәләгез.