Минзәлә районында Клиентлар хезмәте хәбәр итә: картлык буенча пенсия алуга хокук бирүче яшьне арттыру буенча күчү чоры дәвам итә. Яңа параметрларга күчү акрынлап дәва итә һәм 2028 елда тулысынча төгәлләнәчәк. 2020 елда 1964 елның икенче яртыеллыгында туган хатын-кызлар - 55,5 яшь һәм 1959 елның икенче яртыеллыгында туган ир-атлар - 60,5 яшь иминият пенсиясен алуга хокуклы.
2020 елда иминият пенсиясен билгеләү өчен кимендә 18,6 индивидуаль пенсия коэффициенты һәм 11 ел хезмәт стажы булырга тиеш.