Хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Закирова Аграфена Гавриловнага бүген 90 яшь тула.
Аграфена Гавриловна Минзәлә районы Рус Мөшеге авылында туа. 12 яшеннән колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Сугыштан соң 2 ел комбайнчы булып эшли. 1957 елдан гаиләсе белән Минзәлә шәһәренә күченәләр. "Мензелинский" совхозында сыер савучы: май-сыр комбинатында һәм сыра заводында төрле эшләрдә эшли.
Лаеклы ялга чыкканчы Минзәлә шәһәре типографисендә эшли. Тыл хезмәтчәне Бөек Җиңүнең юбилей медальләре. "Хезмәт ветераны" медале, мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Тормыш иптәше белән бер кыз үстерәләр. Бүгенге көндә әбинең 3 оныгы, 5 оныкчыгы бар. алар аны төрле уңышлары белән сөендереп торалар, хәлен белешәләр.
Хөрмәтле Аграфена Гавриловна!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф, туганнарыгызның игътибарын тоеп яшәвегезне телибез.
Хөрмәт белән,
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
А.Ф. Сәлахов